16+

Татарстанда коммуналь түләүләр буенча бурычлы 10 мең кеше чит илгә бара алмый

Татарстанда 10 мең кеше коммуналь түләүләр буенча бурычлары аркасында ил чикләреннән чыга алмый.

Татарстанда 10 мең кеше коммуналь түләүләр буенча бурычлары аркасында ил чикләреннән чыга алмый.

Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Ел башыннан алып, Татарстанның суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен 384 мең сум бурыч җыеп алган. “Коммуналка” өчен бурычлары булу аркасында, 10 меңгә якын татарстанлы Россия чикләрен чыга алмый.

ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе матбугат-хезмәте белдерүенчә, бурычлар булу-булмавын Суд приставлары федераль хезмәте сайтының “Башкарма җитештерү мәгълүматлары банкы” бүлегендә яки суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасында белергә мөмкин. Шулай ук, сервис аркылы бурычларны онлайн режимда да түләргә була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading