16+

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның саны буенча яңа антирекорд куелды

Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 996 очрагы теркәлгән, дип белдерде журналистларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 996 очрагы теркәлгән, дип белдерде журналистларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Республикада пандемия игьлан ителгәннән бирле 52 398 кешедә ковид чире ачыкланган. Шул ук вакытта 2022 ел башыннан Татарстанда COVID-19 белән чирләп китүнең 6 163 яңа очрагы теркәлгән.

2021 елның декабрь ае белән чагыштырганда, гыйнвар аенда авыручылар саны 32,6% ка арткан. Хәзерге вакытта вирус таралу коэффициенты 100 мең кешегә 1,7 тәшкил итә. "Авыручылар саны арта барачак. Узган атнада үсеш темпы 2,8 тапкыр тәшкил итте», - диде Любовь Авдонина.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары белдергәнчә, хезмәт коллективлары белән чагыштырганда, гаилә әгьзалары арасында ковид йоктыру очраклары 4,4 тапкырдан артып китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading