16+

Татарстанда янгынга каршы режим кертелде

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Трущин сүзләренчә, ел саен апрельдә торак пунктларда, урман-парк зоналарында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм йорт янындагы кишәрлекләрдә коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле янгыннар саны арта. 

2022 елның 12 апреленнән республика территориясендә гомуми мәйданда 3,5 гектардан артык коры үлән, камыш һәм чүп-чар яндыруга бәйле 122 янгын булган. Коры үлән, чүп-чар яндыруны булдырмау һәм табигый янгыннарның килеп чыгу куркынычын киметү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында карар кабул итте. Республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук ачык утта (учак, мангала) азык әзерләү, торак пунктларда, урман кишәрлекләре белән чиктәш бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә азык әзерләү тыела. 

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда урман массивлары белән чиктәш территорияләрдә ачык утта азык әзерләү дә тыела. 
Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән очракта административ штраф салу каралган: гражданнарга - 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; эшкуарларга - 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга - 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр. 

Моннан тыш, коры үләннәрне һәм чүп – чар калдыкларын яндыру очракларын ачыклау, барлау максатыннан космик мониторинг үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, янгын турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итәргә була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading