16+

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә 7 кеше һәлак булды

Чистай районында йөк машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә исән калган бердәнбер пассажир вафат булган

Чистай районында йөк машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә исән калган бердәнбер пассажир вафат булган

29 март көнне Лада Ларгус һәм Ивеко йөк машинасы катнашында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан. Беренчел мәгьлүматларга караганда, такси хезмәте күрсәткән Лада Ларгус йөртүчесе каршы як полосага килеп чыккан һәм каршы килүче йөк машинасы белән бәрелешкән. Машина газ белән җиһазландырылган булган, баллон шартлап, автомобиль мизгел эчендә яна башлый. Ут йөк машинасына да күчә. Лада Ларгуста утырган 6 кеше, 5 пассажир һәм йөртүче каза урынында вафат була. Пассажирлар арасында 6 яшьлек бала да була. Әлеге һәлакәттә бердәнбер исән калган Лада Ларгусның пассажиры төнлә хастаханәдә җан бирә. 

Iveco йөк автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрмәгән.
Йөк машинасы йөртүчесе күрсәтмәләре буенча, ул сәгатенә 70-75 километр тизлек белән хәрәкәт иткән. Ларгусның тизлеге өстәмә экспертизадан соң билгеле булачак. Пассажирларның шәхесе ачыклана.
Исән калган пассажирны Чистай үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүченең гәүдәсенең 70 проценты пешкән, моннан тыш төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре булган.

- Табиблар аның тормышы өчен ахыргача көрәште: операция узды, РКБның әйдәп баручы белгечләре белән киңәшләштеләр. Кызганычка каршы, пассажир алган җәрәхәтләр бик авыр иде һәм бүген төнлә зыян күрүче вафат булды, - дип хәбәр итә Чистай үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов авария турында сөйләде. "Юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китергән автомобильне эксплуатацияләү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Чистополь-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading