16+

Татарстанга "КовиВак" вакцинасын кайтарту туктатылган

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов турыдан-туры эфирда хәбәр итте.

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов турыдан-туры эфирда хәбәр итте.

Ул вакцина кайтаруны туктатып тору - аны көтү өчен сәбәп түгел, дип билгеләгән спикер. "Хәл авыр, киеренке, яклану һәм тыныч булу өчен булган вакцинаны ясатырга кирәк", - дип өстәгән Лопушов.
Эпидемиолог аңлатканча, Россиядә "КовиВак" вакцинасын җитештерә торган бердәнбер заводны җиһазларын яңарту өчен реконструкциягә япканнар. Бу күбрәк препарат җитештереп чыгарырга  мөмкинлек бирәчәк. Лопушов шулай ук ассызыклаганча, Татарстан халкы еш кына әлеге вакцинаны  табиб тәкъдимен исәпкә алмыйча, шәхси өстенлекләрдән чыгып сайлый. Ул әлеге киеренке вазгыять шартларында булган препаратны сайларга кирәк, дип өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading