16+

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә – яңа ярдәм чаралары. Алар нидән гыйбарәт?

Татарстанда 23 яшькә кадәрге студент балалары булган күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтергә телиләр.

Татарстанда 23 яшькә кадәрге студент балалары булган күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтергә телиләр.

Моннан тыш, күп балалы гаилә статусы билгесез вакытка билгеләнәчәк. Татарстан Министрлар Кабинеты республика Дәүләт Советына тиешле канун проектын кертте.

Республика канун проектында «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы канунга һәм Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү тәкьдим ителә. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 23 гыйнварда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында Указы чыгуга бәйле рәвештә эшләнгән.

"Указ белән Россиядә күп балалы гаиләнең бердәм статусы билгеләнде. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы дип исәпләнеләчәк", - диелә канун проектына аңлатма язуында.

Хәзер Татарстанда 18 яшькә кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булганшул исәптән уллыкка алынган гаилә күп балалы дип таныла. Шул ук вакытта опекага һәм тәрбиягә бала алган балалар исәпкә алынмый, Өлкән балага 18 яшь тулгач, күп балалы гаилә статусы туктатыла.

Документта билгеләп үтелгәнчә, социаль ярдәм чараларын киңәйткәндә күп балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә 389 млн сум кирәк булачак. Сумма Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән.

Язмага реакция белдерегез

2

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading