16+

Татарстанда Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе ачылды

1 ноябрьдә республикада Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлый.

1 ноябрьдә республикада Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлый.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе яңа структура буларак, әнә шулай дип үзгәртелгән. Биредә татар теле һәм әдәбияты, музыка, рәсем сәнгате буенча гына түгел, физика, математика һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр буенча да татар телле белгечләр әзерләячәкләр.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, яңа мәктәп булдыру – республика Хөкүмәте заказы. Анда быел өстәмә 125 бала кабул ителгән. "75 бала көндезге бүлеккә, 50 бала читтән торып уку бүлегендә белем алачак. 125 баланы укыту өчен дәүләттән 11 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Көндезге бүлектә математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү буенча белгечләр тупланса, читтән торып уку бүлегендә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучыларын әзерлибез”, – диде Рәдиф Җамалетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Институтта хәзерге вакытта барлыгы меңнән артык студент белем ала. Көндезге бүлектә укучы егетләргә, кызларга өстәмә стипендия каралган. Студентлар арасында чит илдән килүчеләр дә бар икән. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры Әлфия Йосыпова әйтүенчә, Башкортстан, Чувашстаннан студентлар күп килә. Быелгы бакалаврлар арасында Оренбург, Киров өлкәсеннән килгән студентлар, магистратура программасында Казахстаннан, Кытайдан килеп укучы магистрлар бар.

Милли төркемнәрдә белем алучы студентларга дүрт ел буе татар теле дәресләре укытылачак. Шулай ук татар әдәбияты, татар милли сәнгате, тарих буенча да өстәмә дәресләр каралган. Студентлар уку йортын тәмамлаганнан соң ике дәүләт телендә дә укыта алырлык, дипломлы билингваль укытучылар булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading