16+

Байкерларны полиция мотобатальоннары күзәтәчәк

Татарстанда җылы көннәр килү белән урамнарда беренче байкерлар барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә, республика автомобиль юлларын патрульләүгә ЮХИДИ мотобатальоннары чыкты, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә. 

Узган елда республика территориясендә мотоцикллар катнашында 63 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше үлгән һәм тагын 63 кеше җәрәхәтләнгән.
Шулай ук ЮХИДИга ел саен республика халкыннан байкерларга карата шикаятьләр килә, дип билгеләп үттеләр, алар мотоциклларга бик каты тавыш чыгаручы тавышйоткычлар урнаштыра.

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары билгеләп үткәнчә, тавышның билгеле бер дәрәҗәдән артып китүен алар цифрлы үлчәгечләр ярдәмендә ачыклый. Хокук бозучы тотылса, аңа 500 сум күләмендә штраф яный.
"Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә чакыра", - дип искәрттеләр республиканың юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading