16+

Татарстанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленә гариза бирү кампаниясе дәвам итә

Татарстанда 25 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Татарстанда 25 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Быел "Наше время — Безнең заман" фестивале Татарстанда инде 11 нче тапкыр үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында кабул ителә.

"Наше время — Безнең заман" проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, проектта катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз һәм команда хисабында "Музыкаль юнәлеш"," Бию юнәлеше" һәм" Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясый ала. Узган ел катнашучыларның яшь чиге 45 яшькә кадәр арттырылды. Дөрес, 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар аерым түгел, ә иҗат коллективы составында гына чыгыш ясый ала. Шул ук вакытта өлкәнрәк катнашучылар саны чыгыш ясаучы коллективның 50%-нан артмаска тиеш. Быелгы фестиваль өчен бу кагыйдә шулай ук саклана. Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең һәрберсе оешманың төп эш урынында, тулы хезмәт хакында алты айдан да ким булмаган расланган хезмәт стажына ия булырга, җитештерү өлкәсе, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең штатлы хезмәткәре булырга тиеш. Шулай ук проектта катнашуга мәдәният тармагы хезмәткәрләре кертелми, чөнки алар өчен фестивальдә номинацияләр буенча катнашу профессиональ эшчәнлек төре булып тора. Катнашу өчен оештыру салымы алынмый.

Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы вице-премьеры – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, «Безнең заман»ның 10 еллык тарихында анда 10 меңнән артык кеше катнашкан. "Чыгышларда безнең эшче яшьләр күзендә ялкын күренә. Сәхнәдә алар барлык көчен куеп чыгыш ясый, — дип билгеләп үтә ул. - Мин, Татарстан сәнәгать министры буларак, яшьләрнең җитештерү өлкәсенә тартылуы белән бик кызыксынам. Предприятиеләрдә эш күңелсез боламыкка әйләнмәсен өчен, «Безнең заман» фестивале кебек проектлар кирәк".

Быел «Наше время – Безнен заман" фестиваленең зона этаплары Чаллыда (6-7 октябрь), Әлмәттә (13-14 октябрь) һәм Казанда (20-21 октябрь) узачак. Бәйгенең һәр зона этабы гала-концертлар белән тәмамланачак, алар барышында төрле номинацияләрдә призерлар бүләкләнәчәк һәм гомумкоманда хисабына йомгак ясалачак. Фестивальнең белем бирү юнәлеше дә бар: проект вакытында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, пластика, сәхнә сөйләме, хореография, вокал, конферанс буенча мастер-класслар уза.

Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнаша. "Безнең заман" суперфиналы 17-18 ноябрьдә Казанда узачак. Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьгә билгеләнгән.

"Безнең заман" фестивале - эшче һөнәр вәкилләренең ни дәрәҗәдә талантлы һәм мавыктыргыч була алуын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Фестиваль эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру, яшь белгечләрнең профессиональ һәм иҗади яктан үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча стратегик дәүләт бурычын уңышлы тормышка ашыра. Ул талантлы һәм инициативалы, иҗади һәм кыюларны — илнең киләчәге өчен катнашлык һәм шәхси җаваплылык тоючыларны берләштерә. Узган сезонда анда 185 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты, алардан 1600 артык катнашучы үз талантларын күрсәтте.

2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading