16+

Татарстанда орчык бәйрәме үткәргәннәр

"Йөзек салышлы", "Орчык тәгәрәтү", "Чүпләмле" кебек борынгыдан килгән уен-йолалары, җыр-биюләре белән аулак өйләр бүгенге көннәрдән торган саен ерагая бара. Әмма Азнакайда гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан "Орчык бәйрме" үткәрелде, дип яза район газетасы. Мәдәни үзәктә узган фольклор бәйрәме халкыбызның иҗат җәүһәрләрен яңартып, өлкәннәрне яшьлекләренә, ә яшьләрне әкияти бер чорга алып кайткандай...

"Йөзек салышлы", "Орчык тәгәрәтү", "Чүпләмле" кебек борынгыдан килгән уен-йолалары, җыр-биюләре белән аулак өйләр бүгенге көннәрдән торган саен ерагая бара. Әмма Азнакайда гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан "Орчык бәйрме" үткәрелде, дип яза район газетасы. Мәдәни үзәктә узган фольклор бәйрәме халкыбызның иҗат җәүһәрләрен яңартып, өлкәннәрне яшьлекләренә, ә яшьләрне әкияти бер чорга алып кайткандай...

"Йөзек салышлы", "Орчык тәгәрәтү", "Чүпләмле" кебек борынгыдан килгән уен-йолалары, җыр-биюләре белән аулак өйләр бүгенге көннәрдән торган саен ерагая бара. Әмма Азнакайда гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан "Орчык бәйрме" үткәрелде, дип яза район газетасы.

Мәдәни үзәктә узган фольклор бәйрәме халкыбызның иҗат җәүһәрләрен яңартып, өлкәннәрне яшьлекләренә, ә яшьләрне әкияти бер чорга алып кайткандай булды.

Әле бер ел элек кенә оешкан "Ихлас" фольклор коллективы кунакка "Җанашым", "Хәтирә", "Ләззәт", "Сударушка" халык ансамбьләрен җыйды.

- Без "Орчык өмәсе"нә импровизация ясадык. Һәрбер коллективны уеннарга, җырга, биюләргә тартып, халкыбызның матур традицияләрен яңарттык, - ди "Ихлас"ның ялкынлы җитәкчесе Фәнзилә Кәлимуллина.

Очрашу кунаклар күңеленә дә хуш килде.

- "Җанашым" коллективы оешканга унберенче ел китте. Без бик күп җирләрдә, хәтта чит илләрдә чыгыш ясадык. Кая гына барсак та, шушындый милли коллективлар белән аралашырга туры килде, һәркайда җылы каршы алдылар. Ихласлыларга да уңышлар, озын гомерле булсыннар, төрле җирләрдә һөнәрләрләрен, халкыбызның бай мирасын күрсәтсеннәр дип телибез, - ди ансамль җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова.

Кичә татар халкының уеннарына корылса да, Актүбә бистәсенең "Сударушка"лары да һич күңелләрен төшермәделәр.

- Бу бәйрәмгә чакыруларына шулкадәр шатбыз. Гореф-гадәтләребезне шулай киләчәк буынга тапшырырга, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк. Узган ел Актүбәдә "Старина земли родной" дигән район фестивале бик матур үтте. "Балкыш", "Каравон" фестивальләреннән читтә калмыйбыз, уңышларыбыз да җитәрлек. Әле менә Алабугада узачак Спасс ярминкәсенә әзерләнәбез, - ди ансамбль солисткасы Нина Хвалеева.

Утыз елдан артык сәхнә тотучы "Хәтирә" халык ансамблен районда гына түгел, тирә-якта да яхшы беләләр.

- Үзебез генә дип йөри идек, фольклор ансамбльләр Азнакайда шактый икән. Шулхәтле күңелләребез күтәрелеп китте, аяклар үзләреннән-үзләре биеде, хәтта тугызынчы дистәсен ваклаучыларыбыз да яшьләрен онытып җибәрде. Мондый иҗат коллективлары өлкән һәм яшь буынны тоташтыра, бернинди алтын-мәрҗәннәр белән чагыштыргысыз тарихи мирасыбызны буыннан-буынга тапшыруда ярдәм итә, - ди Айзәрә Хәбибуллина.

Соңыннан хуҗалар белән кунаклар чәй табыны артында күчтәнәчләр белән сыйландылар, үзара фикер алыштылар, киләчәк уй-максатлары белән уратаклаштылар, диелә район хәбәрендә.

"Маяк"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading