16+

Татарстанда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында 5 меңгә якын хокук бозу ачыкланган

16 апрельгә Татарстанда 4 935 административ хокук бозу ачыкланган.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында 5 меңгә якын хокук бозу ачыкланган

16 апрельгә Татарстанда 4 935 административ хокук бозу ачыкланган.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Беркетмәләрнең күбесе (2883) "Гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү яки аны тарату куркынычы" 20.6 маддәсе буенча төзелгән.
 

Ә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кануннарны бозган өчен 703 беркетмә төзелгән. Тагын 24 очрак - 13.15 маддә буенча, бу - дөреслеккә туры килмәгән ялган мәгълүмат тарату. Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 238.1 маддәсе буенча “Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина әйберләре һәм ялган биолог-актив өстәлмәләр сату” буенча 8 җинаять эше кузгатылган. 

- Көн саен полиция хезмәткәрләре яшерен рәвештә битлекләр тегүче һәм тиешле документлары булмаган килеш антисептиклар җитештерүче кешеләрне ачыклый, - дип билгеләде Лилия Галимова.

Тагын 7 җинаять эше РФ Җинаять кодексының 327 нче маддәсе «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр һәм бланклар ясау, аларны сату» буенча кузгатылды. Шулай ук 28 291 транспорт чарасы туктатылган.

- Бүгенге көндә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Татарстанга 561 кеше килде. Аларның барысы да якындагы ике атнада үзизоляциядә булырга тиеш, - диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading