16+

Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана

2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк.

2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китәчәк.

Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта.

Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

 - Авыру балаларга ярдәм. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 балага финанс ярдәме күрсәтелде. 2022 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли. Шушы максаттан акча җыю турында игълан ителә. 2022 ел Рамазанының беренче өч герое  - Белоглазов Ислам, Рәхимуллина Сабина һәм Гайсамов Рамин. Аларның һәркайсы бик җитди авырый һәм табибларның фаразларына карамастан, үзләренең көче һәм әти-әниләренең тырышлыгы белән, дәвалануда зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Әмма бу тырышлыкларны дәвам итү өчен, акча кирәк.

1) Белоглазов Ислам, аңа 15 яшь. Егетнең диагнозы – церебраль паралич, спастик тетрапарез, баш миендә тайпылышлар бар. Ислам йөри һәм сөйләшә белми, мөстәкыйль түгел. Даими тернәкләндерү курслары Исламның физик һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясаган: ул кеше сөйләшкәнне аңлый, мүкәләп йөрергә, утырырга өйрәнгән, саннарны белә, хәрефләр, төсләр, геометрик формалар һәм башка бик күп нәрсәләрне аера. Ислам катлаулы мисалларны чишәргә һәм хәрефләрдән сүзләр төзергә, шулай ук ук укырга өйрәнгән, тапкырлау таблицасын белә. Хәзерге вакытта ул Казан шәһәренең 76 нчы мәктәбендә 7 сыйныфта укый, аны укытучылар өйләренә килеп укыта. Әнисе эшли алмый: Исламны һәм тагын бер баланы ялгызы үстерә. Гаиләнең даими рәвештә дәвалану курслары үтү өчен тулы булмаган гаиләнең акчасы юк, ә аларны туктатып тору ирешелгән нәтиҗәләрне юкка чыгара. Исламны аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

2) Рәхимуллина Сабина, 6 яшь. Аның диагнозы — генетик фармакорезистент эпилепсия, сөйләм үсешендә тайпылышлар, дизартрия, дислалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, диффуз-мускул гипотониясе, үзәк нерв системасының резидуаль-органик зарарлануы, сул яктагы гемипарез, баш миенең җитешсезлеге. Сабина мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Ул йөргәндә еш кына абына, аяклары бер-берсенә эләгеп-эләгеп китә. Шулай ук сөйләм һәм артикуляция белән дә җитди проблемалары бар. Күзләре начар күрү, игътибарын туплый алмавы һәм кеше сөйләгәнне аңлый алмавы аркасында танып белү эшчәнлегендә җитешсезлекләр бар. Кызның әти-әнисе кулдан килгәннең барысын да эшли – гаиләнең бөтен кереме һәм көче кызны тернәкләндерүгә, педагоглар, логопедлар, дефектологлар белән шөгыльләнүгә, хәрәкәт дәресләренә, төрле терапияләргә, препаратлар сатып алуга китә. Рәхимуллиннар гаиләсендә әтиләре генә эшли. Сабинаның әти-әниләренә финанс яктан ярдәм итү максатыннан, “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану өчен 60 мең сум акча җыя. 

3) Гайсамов Рамин, 7 яшь. Диагнозы - балалар церебраль параличының гиперкетик формасы. Аның әти-әнисе бөтен көчләрен бердәнбер улларын дәвалауга багышлаган: Раминның һәр көне тернәкләндерү курслары, бассейнда даими дәресләрдә катнашу, дефектолог һәм логопед белән шөгыльләнеп уза. Һәр курстан соң үсештә алга китеш күзәтелә. Малайның акылы сакланган, ул кеше сөйләшкәнне аңлый, үзе дә кешеләр белән аралашырга омтыла, ачык һәм шат күңелле. Әмма Рамин бик күп үрмәләсә дә, үзе аягына басып йөри алмый, әмма үзе утырырга өйрәнә. Бу эштә аңа тернәкләндерү курслары ярдәм итә алыр иде. Рамин өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башлана

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар. Реквизитлар сылтама буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading