Татарстан Милли китапханәсенә республика китапханәчеләре җыелды.
Скопировать ссылку
Татарстан Милли китапханәсенә республика китапханәчеләре җыелды.
Әлеге чарада катнашу өчен Санкт-Петербургтан Россия Милли китапханә директоры Антон Лихоманов, аның урынбасары Елена Тихонова һәм башка хезмәткәрләр килде. Татарстанда Россия милли китапханәсе көннәре узуы уңаеннан, аларны мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова тәбрикләде.
Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең попечительләр советы рәисе Разил Вәлиев "Беренче мәртәбә чыга башлаган "Нур" газетасы өчен Санкт-Петербургка рәхмәт", - дип башлады үзенең чыгышын: - Казанда китапханә ачылганда, яшьләребез Санкт-Петербургка барып белем алган. Шуның нигезендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да китапханәчеләр әзерләү бүлеге ачылды. Россия Милли китапханәсендә татар китаплары фонды да бай. Анда "Шура" журналлары да сакланган", - дип сөйләде.
- Татарстанга килеп тәҗрибә уртаклашуыма мин бик шат. Без биредә "Шура" журналларыннан күргәзмә оештырдык. 1908 елдан 1917 елга кадәр чыккан "Шура" журналларының электрон вариантын китапханәгә тапшырабыз, - диде Антон Лихоманов. Аның урынбасары Елена Тихонова китапханәнең эшчәнлеге, анда үткәрелә торган чаралар белән таныштырды. Россия Милли китапханәсе үзләренә яшьләрне тарту максатыннан, шактый эш башкара. Узган ел "Национальная библиотека" дигән журнал да чыгара башлаганнар. Китапханәдәге китапларның электрон каталогын булдырганнар. Укучы интернет аша әлеге китапханәдән 15 минут эчендә үзенә кирәкле китапны соратып алдыра ала.
Комментарийлар