16+

Татарстанда салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде

Татарстанда 10-15 гыйнварда аномаль салкын һава торышы урнашыр дип көтелә, шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

Татарстанда 10-15 гыйнварда аномаль салкын һава торышы урнашыр дип көтелә, шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республикада аномаль-салкын һава торышы көтелү сәбәпле, 10-15 гыйнварда давыл турында кисәтү игълан ителде. Бу чорда республика территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18 булган -24 градус аномаль-суык һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15 градуска түбәнрәк.

10-15 гыйнвар көннәрендә һаваның минималь температурасы -23 -28 тәшкил итәчәк, 11 гыйнварда урыны белән -33кә кадәр, көндез максималь температура -16 -21 градус көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading