16+

Татарстанда спорт мәктәбе директоры бала үлемендә гаепләнә

Бассейн коткару җиһазлары белән тәэмин ителмәгән һәм биредә инструктор эше оештырылмаган.

Бассейн коткару җиһазлары белән тәэмин ителмәгән һәм биредә инструктор эше оештырылмаган.

Татарстанда тикшерү ачыклаганча, 2024 елда Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры бассейнны коткару җиһазлары белән тәэмин итмәгән һәм килүчеләрнең иминлеге өчен җаваплы инструктор эшен оештырмаган. Бу ваемсызлык аркасында 30 майда бассейнда 10 яшьлек малай батып үлгән. Фаҗига бассейнда бер генә хезмәткәр дә булмаган вакытта килеп чыккан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Директорга карата куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading