16+

Татарстанда сөт бәяләре катгый күзәтү астына алынды

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белдергәнчә, соңгы берничә атна эчендә сөт бәяләре сизелерлек артты. Хәзер сәүдәгәр сөтнең килограммын җитештерүчедән 24 сум 10 тиенгә ала.

- Һәр атна саен сөтнең сыйфаты, бәяләре буенча мониторинг үткәрергә кирәк. Безгә күләме мөһим түгел, ә бер сыердан, бер литр сөттән никадәр акча кергәнлеге кирәк, - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Сөтне унбиш сумнан алып, 24 сумга арттырып сату очраклары һаман да бармы? Кайсы районнарда халыкны талау дәвам итә - җитәкчеләр менә шушы мәсьәләне аеруча контрольгә алырга кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading