16+

Татарстанда тагын өй туйлары гөрли

Кичә Түбән Каманың Тынычлык проспекты 121нче адресы буенча урнашкан 120 фатирлы социаль ипотека йортын тапшырдылар. Шәһәрнең 34 нче микрорайонындагы яңа йортта “Татнефть” компанияләр группасы эшчеләре яшәячәк. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 квадрат метрлы, өч бүлмәле фатирга ия булган. Айнур һәм Юлия Түбән Кама йөк машинасы өчен шиналар ясау заводында эшли. Аларның өч баласы – уллары Вилдан һәм Айдар, кызлары Әмирә бар. Хәзер алар 13 квадрат мәйданлы бүлмәдә яши. Гаилә яңа, киң һәм чиста фатир алачагын белгәч бик шатланган. Хәзер Юлия Шәйдуллина фатирны ничек бизәү, җиһазлар урнаштыру турында уйлый.

Гыйльмановлар гаиләсендә дә шулай ук өч бала - 7 яшьлек Динара һәм өч айлык игезәкләр Наил белән Нияз. Гаилә башлыгы Рамил ПАО “Нижнекамскшина” оешмасында, ә тормыш иптәше Алия  “Кама” фәнни-техник үзәгендә эшли. Гаиләгә өч бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар яңа торакларын ике ел көткән.
“Фатирны без ике ел көттек. Безгә бик ошады, якты, планировкасы уңышлы. Ә иң мөһиме – мәйданы оптималь, “коммуналка” өчен артыгын түләргә кирәкми”, - дип сөйләде Алия Гыйльманова.
Ун катлы яңа йорттагы фатирларның гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Түбән Камада кулланылышка тапшыру өчен 280 фатирлы тагын ике йорт әзерли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading