16+

Татарстанда әтиле-уллы авылны янгыннан коткарып калган, ә авыл халкы "туктап, карап торган"

Биектау районында Зариповлар гаиләсе Кече Битаман авылын һәм якындагы урманны янгыннан коткарган. Әтиле-уллы күрше өй янында коры үлән януын күрә һәм утны сүндерә башлый. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Коры үләннең януын күргән кешеләр, янгын сүндерүчеләр килүен көтеп тормыйча, үзләре янгын белән көрәшкә керешә. Утның урманга һәм торак пунктка янавы бар иде, югыйсә, аларга кадәр 200 метр ераклык калган.

Наил Зарипов улы Тамерлан белән бергә янган коры үләнне кул астында ни бар шуның белән сүндерә.

— Улым Тамерлан белән без шунда ук көчәйгән ут телләрен сүндерә башладык, урман һәм торак йортларга зур куркыныч яный иде бит. Кул астында су да юк, иске такталар таптык, алар белән ут телләрен таптадык. Бигрәк тә Тамерлан тырышты, ул миңа бик нык ярдәм итте. Ә менә якындагы йортларда яшәүчеләр, шул хәлләрне күреп тә безгә ярдәм итәргә ашыкмады. Безнең ут сүндергәнне басып карап тордылар, хәтта янгын күзәтчелегенә дә шалтыратмадылар, - дип сөйләгән Наил үзе. 

Ашыгыч хезмәтләр килгән вакытта ут йөзгә якын квадрат метрны үз эченә алган була. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерә алган. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Фото: видеодан скриншот

Из-за отсутствия воды пришлось проявить смекалку.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading