16+

Татарстанда торак йортны яшен сугып, янгын чыккан

15 май иртәсендә Татарстанда Нурлат районы үзәгендә кирпеч йортны яшен сугудан, аның түбәсе яна башлаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

112 телефоны буенча яшен сугудан торак йортның түбәсе яна башлавы турында хәбәр килгән.

10 минуттан янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән. 40 кв метрга таралган янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Сигнал буенча янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, 80 квадрат метр мәйдандагы йортның түбәсе зыян күргән. Янгын яшен сугудан килеп чыккан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading