16+

Татарстанда тычкан бизе белән авыручылар саны ике тапкыр арткан

Татарстанда тычкан бизе йоктыручылар саны ике тапкыр арткан. Аның ике сәбәбе бар: бу иртә килгән яз һәм гигиена кагыйдәләрен үтәмәү.

Татарстанда тычкан бизе йоктыручылар саны ике тапкыр арткан. Аның ике сәбәбе бар: бу иртә килгән яз һәм гигиена кагыйдәләрен үтәмәү.

Урманда үскән җиләкләрне җыю ахырына якынлаша, ләкин хәзер "тыныч ау" сезоны башлана. Гөмбә җыю процессы мавыктыргыч, әлбәттә. Әмма, иминлек турында да онытырга ярамый.

Шулай ук кемпинглар, балалар лагерьлары, бигрәк тә палаткалы лагерьлар игьтибар үзәгендә.

2023 ел башыннан бирле бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне 391 кеше йоктырган. Төп үсеш июнь аенда булган, бу вакытта 168 очрак теркәлгән.

Җәен бакчада, ишегалдында эш күп – җыештырабыз, тырмалыйбыз, себерәбез. Барына да җитешергә кирәк дип ашыкканда иң мөһимен онытып та җибәрәбез. Ә иң мөһиме: үз-үзеңне саклау. Беренче карашка артык зарарлы булып күренмәгән чүп-чар арасында куркыныч чир китереп чыгаручы вируслар булырга мөмкин.

— Тычкан бизгәгеннән саклану өчен кимерүчеләргә каршы көрәшү, көзен бакчаны җыештырып, тычканнар ояларлык чүпләрне түгү яки яндыру, тычканнар йөрүе ихтимал урыннарны җыештырганда авыз-борынны битлек белән томалау, кулга резин перчатка кию, тычкан тизәге булган җирдә яланаяк йөрмәү, җыештырып бетергәч яки табигатьтә булып кайкач кулларны сабын белән юу, авыз-борынны  чайкау, битне юып төшерү; киемне алыштыру кирәк, — ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча төп белгече, медицина фәннәре кандидаты, доцент Халит Хәйретдинов. 

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк билгеләренең күбесе гриппныкына охшаш, шуңа да башлангыч мәлдә диагнозны дөрес итеп кую мөһим.
Вирусны йоктыргач та, кеше авырый башламаска мөмкин. Чирнең инкубация чоры ике атнадан алып биш атнага кадәр. Төп симптомнар башланыр алдыннан хәлсезлек, йончу, йокы килү, аяк-куллар сызлау, тамак авырту күзәтелү ихтимал. Беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри.
— Хәзерге вакытта әлеге чиргә каршы вакцина юк. Күп кенә илләр, бигрәк тә Азия илләре, вакцина эшләп чыгару өстендә эшли, — дип сөйләде безгә КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.

Әлеге чир йоктырмауның кагыйдәләре бик гади: дачаны яки бакчаны, сарайларны җыештырганда, табигатькә чыкканда саклык чараларын төгәл үтәү.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading