16+

Татарстанда Украинада махсус операция барышында һәлак булган тагын ике хәрби егет белән хушлаштылар

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылыннан Михаил Чашкин һәм Хорновар-Шигали авылыннан Олег Ильбеев һәлак булган.

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылыннан Михаил Чашкин һәм Хорновар-Шигали авылыннан Олег Ильбеев һәлак булган.

1999 елда туган гвардия ефрейтор Олег Владимирович Ильбеев һәм 1995 елда туган гвардия кече сержанты Михаил Юрьевич Чашкин Ульяновск өлкәсендә контракт буенча хезмәт иткәннәр. 

29 майда егетләрне җирләү чарасы узды. Хәрбиләр белән хушлашырга район җитәкчеләре,  оешма-предприятиеләре вәкилләре, туганнары, дуслары, авыл халкы килгән иде.

Район башлыгы Марат Гафаров, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов  егетләр  үзләре өчен Ватанны саклаучы кебек дәрәҗәле һөнәрне  сайлауларын билгеләп үттеләр. Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәттеләр, диделәр. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаштылар. «Без геройларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер», - диделәр алар.
Егетләр хезмәт иткән хәрби часть, белем бирү учреждениеләре, сыйныфташлары, туганнары тарафыннан да  кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.

Фото: «Туган як»


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading