16+

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары ачыкланмаган

Россия буенча Covid-19 йоктыруның 658 яңа очрагы теркәлгән.

Россия буенча Covid-19 йоктыруның 658 яңа очрагы теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә Татарстанда яңа типтагы Covid-19 коронавирус авыруын йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Статистик мәгълүмат стопкоронавирус.рф. сайтында бастырылган.

Республикада эпидемия башланганнан бирле 25 кеше авырды, шуларның алтысы инде тулысынча савыкты.

Россия буенча коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 5389 очрагы теркәлгән. Шуның 658е соңгы тәүлеккә туры килә. Савыгучылар саны – 355. Гомумән алганда, инфекциядән 45 кеше һәлак булган, шуларның икесе – узган тәүлектә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading