16+

Татарстанда яңа басма чыга башлады

Татарстанда Россия Федераль Җыены рәсми басмасы «Парламент газетасы»ның төбәктәге «Парламент газетасы. Татарстан» газетасы дөнья күрә башлады. Моннан соң илдә кабул ителә торган мөһим законнар белән шул газета аша танышып булачак.

Татарстанда Россия Федераль Җыены рәсми басмасы «Парламент газетасы»ның төбәктәге «Парламент газетасы. Татарстан» газетасы дөнья күрә башлады. Моннан соң илдә кабул ителә торган мөһим законнар белән шул газета аша танышып булачак.

Татарстан законнар, аларны кабул итүчеләр турында газета чыгаручы Россиядә унберенче һәм Идел буе округында (Саратовтан соң) икенче төбәк булды. «Парламент газетасы» баш редакторы Александр Коренников матбугат очрашуында әйтүенчә, «Парламент газетасы» журналистлары законнарның халыкның, төрле һөнәр ияләренең тормышына ничек кагылуын гади һәм аңлаешлы тел белән укучыга аңлату максатын күздә тота.

– Газета депутат, сенаторлар өчен генә түгел, ул, беренче чиратта, законнарның асылы турында кешегә оператив, дөрес мәгълүмат җиткерү өчен чыгарыла. Әгәр җәмгыятьтә кайсы да булса өлкәдә проблемалар булса, аның сәбәбе законның начар үтәлешендә булырга мөмкин. Без шул проблемаларны өйрәнмәкче булабыз, – диде Александр Коренников.
Аның сүзләренчә, «Парламент газетасы» редакциясе басманың эчтәлегенә, материалларның ничек укылышына даими анализ ясый.
– Татарстан тәҗрибәсе турында федераль укучы хәбәрдар булырга тиеш. Законнар турында язганда, инициаторы Татарстан булганнарын күрсәтеп барачакбыз. Укучы Татарстанның кайсы өлкәләрдә алдынгы булуын белергә тиеш», – диде.
«Республика Татарстан» газетасы баш редакторы Александр Латышев фикеренчә, газетаның беренче номерын «төерле коймак» дип атап булмый. Анда шактый кызыклы, файдалы материаллар дөнья күргән.

– Беренче санны чыгару эше җиңел генә булмады, ләкин без нәтиҗәсеннән канәгать. Хәзер чираттагы санын эшлибез. Киләчәккә планнар да билгелибез. Бу – җитди эш, – диде ул.
Александр Коренников әйтүенчә, «Парламент газетасы»ның татар телендә чыгарылышын эшләү планы булмаса да, басманың ике, хәтта биш телле чыгарылышлар әзерләү буенча берәмле проектлары бар.
– Татар басмалары белән чагыштырганда, без барыбер көндәшлеккә сәләтле булмаячакбыз. Аннары тәрҗемә ясау мөмкинлеге дә юк, ләкин «Парламент газетасы»ның аерым чыгарылышларын төрле телләрдә әзерләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, Казанда узачак «Ворлдскиллс» чемпионатына җитди әзерлек бара. Бәлки, ихтыяҗ булса, шул чарага багышлап, татар, рус, инглиз телләрендә чыгарылышлар әзерләргә була, – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading