16+

Татарстанда яңа оешма– «Дәүләт юридик бюросы» барлыкка киләчәк

Татарстанда 2022 елның 1 сентябреннән яңа оешма «Дәүләт юридик бюросы» эшли башлаячак. Татарстан Министрлар Кабинетының яңа структураны булдыру турындагы карарын республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документ 9 августта имзаланган һәм 10 август көнне республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган.

Текст нигезендә, бюроны төзү турындагы тәкьдим белән Татарстан Юстиция министрлыгы чыккан. Оешманың төп максаты-гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук халыкка хокукый мәгълүмат бирү һәм агарту эшләре алып бару. Казна учреждениесе үзенең эшен 2022 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча башларга тиеш. Гамәлгә куючының функцияләрен һәм вәкаләтләрен республиканың Юстиция министрлыгы гамәлгә ашырачак.

Бюрода 10 кеше эшләячәк. 
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading