16+

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Бүген Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә.

Бүген Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, аеруча көньякта, шулай ук Казанда яңгыр явачак (төнлә һәм республиканың башкаласында бераз явым-төшемнәр).

Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда һава температурасы көндез +8..+13, республиканың көньяк-көнчыгышында +14..+19 градус (башкалабызда +9..+11) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading