16+

Татарстанда янә суыта...

Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә.

Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә.

Әмма якшәмбе, 9 гыйнварда, явым-төшемнәр көтелми, республикага салкыннар киләчәк.

Төнлә температура -13 тән -18 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -22 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал. Көндез -7дән -12 градуска кадәр температура көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Дүшәмбе көнне явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -9, -14 градус, көндез - 6, -11 градуска кадәр салкын булачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading