16+

Татарстанда янгында бер баланың гомере өзелгән

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән.

Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре янгыннан өч балаларын гына коткарып кала алган.


Тикшерү нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, җинаять эше кузгату буенча карар кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading