16+

Татарстанда яшәүче баш киеме сатам дип, ярты миллион акчасыннан колак каккан

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарлар капкынына эләккән. Билгесез мошенник аның счетындагы 521 448 сум акчаны үзләштереп өлгергән.

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз кырыгалдарлар капкынына эләккән. Билгесез мошенник аның счетындагы 521 448 сум акчаны үзләштереп өлгергән.

Җирле хастаханәдә эшләүче хатын-кыз белдерүләр сайтында мех башлыгын сатарга булган. Белдерү куелгач, әлеге ханыма шалтыратып, сатып алырга җыенулары һәм акча күчерү өчен счетын әйтүләрен сораганнар. Ул банк картасының реквизитларын әйтеп, акчасыннан колак каккан. Зыян күрүче ялларда полициягә мөрәҗәгать иткән. "Сатып алучы"ның номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading