16+

Татарстанда яшенле яңгыр һәм давыл аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда яшенле яңгыр, эре боз яву, давыл булу ихтималы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда яшенле яңгыр, эре боз яву, давыл булу ихтималы аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометүзәге фаразына караганда, иртәгә иртәнге 8 дән Татарстанда һәм Казанда урыны белән яңгырлар, эре боз, яшенле яңгырлар һәм 25-27 метрга кадәр көчле җил булыр дип көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Җил искәндә балаларны караучысыз калдырырга ярамый, бинадан чыкмасаң яхшырак. Әгәр дә давыллаган вакытта урамда калырга туры килгән икән, җир асты кичүләрендә яки подъездларда яшеренергә кирәк. Тукталыш һәм төрле корылмалар янында качарга кирәкми, чөнки өстегезгә түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук агачлар, реклама щитлары, электр линияләре янында давыл вакытында яшеренергә киңәш ителми.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading