16+

Татарстанда ятимнәргә фатир ачкычлары бирелде

Бүген Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында ятим балаларга фатирлар тапшырылды. Инде кайберләренең үз балалары булган 15 кешегә яңа торак ачкычлары бирелде.

Бүген Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында ятим балаларга фатирлар тапшырылды. Инде кайберләренең үз балалары булган 15 кешегә яңа торак ачкычлары бирелде.

Бу тантаналы чарада катнашкан Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы 2020 елга кадәр исәпләнгән. Бүгенгә республика буенча тагын 1000нән артык әти-әнисез үскән бала "өй туен" көтә.
Ятим балалар, әти-әнисез үскәннәр өчен 2017 елда торакка акчаның 302 844 меңе Татарстан бюджеты, 43 880,6 меңе федераль казнадан бүленеп бирелгән. Ятимнәргә йортлар биш елга найм килешүе нигезендә тапшырыла. Бу фатир хуҗаларын төрле ялган килешүләр, "кара" риэлторлардан саклау өчен дә эшләнә. «Северный" микрорайонында төзелгән биш катлы ике йорт "Социаль ипотека" программасы буенча төзелгән. Монда ятим балалардан тыш программада катнашучы предприятие хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә яшәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading