16+

Татарстанда өйдән чыгу өчен рөхсәт алуны гадиләштерделәр

Хәзер кыска номерга паспорт номерын язып җибәрү дә җитә.

Хәзер кыска номерга паспорт номерын язып җибәрү дә җитә.

Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы үз-үзеңне изоляция вакытында электрон рәвештә рөхсәт алу сервисында теркәлү процессының гадиләштерелүен җиткерде. Хәзер теркәлү өчен 2590 кыска номерына паспорт номерын смс итеп җибәрү дә җитә. Смс җибәрү үрнәге болайрак: Регистрация#9219632506 (паспорт номеры).

Тагын бер үзгәрешне истә тотыгыз: өйдән чыгу өчен 9нчы максатны (яшәү урынын үзгәртү) сайлыйсыз икән, үзизоляцияләнүнең икенче адресын күрсәтергә туры киләчәк.

Сервисның сайты да яңартылды, дип җиткерә министрлыкның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, рөхсәтсез өйдән чыккан өчен штраф яный. Үзегез белән паспорт алырга да онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading