16+

Татарстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән: 7 кеше хастаханәгә озатылган

«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендәге юлның боҗра участогында «Mercedes» йөк автомобиле һәм «Hyundai» вахта автобусы бәрелешкән.

Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт урыныннан Алабуга Үзәк район хастаханәсенә җиде кеше китерелгән.

«Аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә», — диелгән министрлык хәбәрендә.

Дүрт кешегә һәлакәт урынында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading