16+

Югалган кызның мәете табылган. Егетне һаман эзлиләр...

22 август көнне өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыккан ике яшүсмерне эзлиләр.

22 август көнне өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыккан ике яшүсмерне эзлиләр.

Егет белән кыз ике ел очрашып йөргән. Дус, тату булганнар.
Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлегенең (ГИМС) 70 инспекторы, коткаручы-кинологлар, полиция һәм эзтабарлар Татарстанда югалган яшүсмерләрне эзләүдә катнаша. Бу хакта журналистларга РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районында 16 һәм 17 яшьлек ике яшүсмерне эзләү дәвам итә, 22 августта алар өч урынлы көймәдә Кама елгасына йөрергә чыгалар. Әлегә яшүсмерләрне дә, көймәне дә таба алмадылар.

"Эзләүләр өчен якынча 70 кеше, 18 йөзү чарасы, авария-коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан 24 каналы хәбәренә караганда, югалган яшь пар - 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егет Удмуртиягә баручы баржа белән бәрелешергә мөмкин. Судноны тикшерергә җыеналар.

Яр Чаллы районында, Кама ярында югалган кызның кроссовкие табылды, дип хәбәр итә НТР-24 каналы.
"Кызның кроссовкиен ярда тапканнар. Кичә әйләнеп капланган көймәне күргәндәй булдык, ләкин бу төгәл түгел», дип сөйләгән шул якларда балык тотучы ир.

25 август иртәсендә мәгьлүм булганча, Танайка янындагы Кама елгасында югалган кызның гәүдәсе табылган. Аны волонтерлар тапкан. 17 яшьлек егетне эзләү эше дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading