16+

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Бүген иртән Түбән Камада Соболековская урамында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте килеп чыккан. Биредә өч автомобиль – Mazda, Renault һәм «Нива» бәрелешкән.

Бүген иртән Түбән Камада Соболековская урамында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте килеп чыккан. Биредә өч автомобиль – Mazda, Renault һәм «Нива» бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән Mazda баганага килеп керә, ә Renault автомобиле юлдан кюветка төшеп китеп, каплана.
"Renault" белән идарә иткән ир кеше фаҗига урынында һәлак булган.

— Коткаручылар Mazdaның салоныннан утыргыч арасында кысылып калган бер пассажирны чыгара алган. Әлеге юл һәлакәтендә барлыгы өч кеше зыян күрде, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 
Якынча мәгълүматларга караганда, Mazda белән идарә итүче зур тизлектә каршы юнәлештәге юлга чыга һәм Renault, «Нива» җиңел машиналары белән бәрелешә. Ни кызганыч, кемнеңдер ялгышлыгы нәтиҗәсендә кеше һәлак була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading