16+

Юл һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган һәм 12 яшьлек бала зыян күргән

47 яшьлек хатын идарәсендәге машина юл кырыена очып чыга һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.

47 яшьлек хатын идарәсендәге машина юл кырыена очып чыга һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Татарстанның Арча районында Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган трассасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Datsun маркалы җиңел автомобиль руле артындагы хатын идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп каплана, биредә машинасы берничә тапкыр әйләнеп каплана. Машина йөртүче хатын каза урынында җан бирә. 

Автомобиль салонында 12 яшьлек яшүсмер малай да булган. Аны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. 

Юлларда сак булсак икән, сезне өегездә якыннарыгыз көтә. 


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading