16+

Мамадыш яныңда юлчылар өши язган

Бүген М-7 трассасының 956 нчы чакрымында, Мамадыш районында, машиналары ватылган юлчылар чак бәлагә тармый калалар.

Бүген М-7 трассасының 956 нчы чакрымында, Мамадыш районында, машиналары ватылган юлчылар чак бәлагә тармый калалар.

Алар бик нык туңа башлагач 112 коткару хезмәтенә шалтырата. Бәхеткә, коткаручылар тиешле урынга килеп җитеп, аларны якындагы кунакханәгә илтәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның 17 ноябреннән быелның 25 гыйнварына кадәрге аралыкта туңу һәм өшү аркасында республикада 662 кеше зыян күргән. Алар арасында 16 бала да бар. 159 кеше хастаханәгә салынган, аларның өчесе - балалар. Туңу һәм өшү аркасында 10 кеше үлгән. Башлыча алар - яшәү урыннары булмаган кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading