16+

Татарстандагы бер буада хатын-кыз мәете табылган

Алабуга районында очраклы узып баручы буа ярыннан берәр метр тирәсе эчтә бер хатын-кыз мәетен күреп алган һәм коткаручыларны чакырткан.

Татарстандагы бер буада хатын-кыз мәете табылган

Алабуга районында очраклы узып баручы буа ярыннан берәр метр тирәсе эчтә бер хатын-кыз мәетен күреп алган һәм коткаручыларны чакырткан.

Кичә 11:32дә 112 номерына Дмитриевка авылындагы буада хатын-кыз мәете табылу турындагы хәбәр килеп ирешә.

Мәеттән ерак түгел ярда аның сумкасы, акча янчыгы һәм телефоны табылган. Фаҗига урынында ук әлеге хатын-кызның кем булуын ачыклаганнар. Ул 57 яшьлек Түбән Кама кешесе булып чыккан.

Мәетне полициягә тапшырганнар, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading