16+

Татарстандагы өч елганың суы биеклеге ике метрга арткан

Татарстандагы өч елгада (Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай) суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән.

Татарстандагы өч елганың суы биеклеге ике метрга арткан

Татарстандагы өч елгада (Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай) суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.

Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.

Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән – бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында суның биеклеге 28 сантиметрга күтәрелгән.

Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading