16+

«Татарстандагы кадәр социаль программалар бер җирдә дә юк»

Татарстанда быел 28 авыл яңа клублы булачак. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «эшләр сентябрь-октябрь айларында тәмамланачак» дип ышандырды.

Татарстанда быел 28 авыл яңа клублы булачак. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «эшләр сентябрь-октябрь айларында тәмамланачак» дип ышандырды.

– Бездә 38 социаль программа гамәлгә ашырыла. Авыл клублары төзү – шул программалар теземендәге бер энҗе бөртеге. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Халык кайда гына яшәсә дә, аның клубы, мәктәбе һәм фельдшер-акушерлык пункты булырга тиеш», – диде. Президент күрсәтмәсен башкарып чыгарга омтылабыз. Авылларда клублар төзү һәм булганнарын капиталь төзекләндерү дәвам итәчәк, – диде Илшат Гыймаев.
Программа башланган 2012 елдан бирле авылларда 2 617,96 миллион сумга 257 клуб төзелгән. Федераль бюджет ярдәмендә Азнакай, Буа, Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш, Теләче һәм Чистай муниципаль районнарында мәдәният йортлары сафка баскан.

– Клублар төзелешендә җирле төзүчеләр дә катнаша. Чималлар барысы да үзебезнеке. Республикада цемент, фаянс һәм керамика гына юк. Төркия компаниясе Алабуга үзгә икътисади зонасындагы заводта пыяла җитештерә. Республикага пыяла тулысынча җитә, продукция Россия төбәкләренә һәм БДБ илләренә дә җибәрелә, – диде Илшат Гыймаев. – «Мөмкинлекле мохит» таләпләре төзелеш проектына ук кертелгән, алар үтәлә. Мәдәният учаклары биш елга гарантия биреп тапшырыла, халыктан клубларга карата шикаятьләрнең килгәне юк.

Рәдиф КАРАГАЙ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading