16+

Татарстанга грипп вирусы килер дип көтелә

Әлегә ОРВИ белән авыручылар арасында Татарстанда грипп вирусы күзәтелми, әмма ул инде Россиянең башка төбәкләрендә расланган.

Әлегә ОРВИ белән авыручылар арасында Татарстанда грипп вирусы күзәтелми, әмма ул инде Россиянең башка төбәкләрендә расланган.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикага да грипп киләчәк, дип белдерде.
- Быел грипп буенча эпидемиологик сезонның үзенчәлеге бар, без моңарчы очрашмаган грипп вирусының яңа штаммнары барлыкка килер дип көтәбез. Хәтерлисезме, узган ел бездә грипп белән авыручылар ачыкланмаган иде, быел, кызганычка каршы алар барлыкка килер, дип уйлыйбыз. Һәм шуны аңларга кирәк, COVID-19 белән грипп вирусы бергә кушылып кеше өчен зур куркыныч тудыра. Шуны аңларга кирәк, - дип билгеләде Патяшина.
Бер атна эчендә ОРВИның 27 мең очрагы ачыкланган, алдагы атна белән чагыштырганда, үсеш 16  процент тәшкил итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading