16+

Татарстанга суыклар һәм бураннар килә

Якшәмбе көнне кар явачак, буран һәм 16-21 метр тизлектә көчле җил булачак.

Татарстанга суыклар һәм бураннар килә

Якшәмбе көнне кар явачак, буран һәм 16-21 метр тизлектә көчле җил булачак.

Киләсе тәүлектә антициклон йогынтысында температура -10...-15, аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава температурасы -6, -11 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Шимбә көнне, 26 декабрьдә, төнлә һава температурасы -12, -17 градус булачак, аязганда көнчыгыш районнарда -21 градуска кадәр суытачак. Көндез кар явуы, көнбатыш районнарда көчле кар явуы, буран булуы фаразлана. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Көндез һава температурасы -6, -11 градус булачак.

Якшәмбе көнне кар явачак, буран һәм 16-21 метр тизлектә көчле җил булачак. Төнлә температура -6, -11, көндез -2, -7 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading