16+

Татарстанга «урта гасыр» кире кайтты

Конфедерацияләр Кубогының матбугат үзәгендә мәдәни программалар кысаларында, журналистларны Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Очрашуга хан белән ханбикә образында килгән музей хезмәткәрләре һәркемне Бөек Болгарга сәяхәткә чакырып калды.

Конфедерацияләр Кубогының матбугат үзәгендә мәдәни программалар кысаларында, журналистларны Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Очрашуга хан белән ханбикә образында килгән музей хезмәткәрләре һәркемне Бөек Болгарга сәяхәткә чакырып калды.


Күчмә мәдрәсәдә хан шәхсән үзе язу күнекмәләре бирде. Болгар ханы: "Каурый белән бигрәк матур һәм оста язасың икән", -дип, тележурналист Ләйсән Сабированы мактап та алды. Чүлмәкчеләр остаханәсендә бизәк төшерү алымнары күрсәтелде.

Бөек Болгар музей комплексы директоры урынбасары Лилия Сафина сөйләгәнчә, республиканың "Яңарыш" программасы ярдәмендә Болгар шәһәрлеге искиткеч үсеш кичерә, дөньякүләм танылу ала бара. Бөек Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелде. Бу эшләрдә Татартсан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы зур.

Татарстанның Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә чын-чынлап урта гасырга күченгәндәй буласың. Синең хозурыңда: Җәмигъ мәчете, Көньяк һәм Төньяк мавзолейлар, Кече манара, Ак һәм Кара пулатлар, Хан сарае һәм башка борынгы корылмалар.

- "Болгар цивилизациясе", 922 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә торгызылган Истәлек билгесе, "Икмәк" музейлары экспонатларга бай. Идел ярындагы остаханәләрдә язу, чүлмәкләргә бизәк төшерү күнекмәләре алырга мөмкин. Интерактив уеннар сине "урта гасырга" күчерә. Балалар өчен төрле уеннар оештырыла һәм, әлбәттә инде, бүләкләр дә бирелә. Габдрахман коесында халык күп була, аның суы шифалы санала. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәсе булган Габдрахман таягы белән төрткән урында су тибеп чыккан, -дип сөйләде Лилия Сафина.

Болгар шәһәрлегенә чит ил туристлары да килә. Шушы арада гына Испаниядән бер төркем туристлар булып киткән. Причал дүрт палубалы теплоходларны да кабул итә. Кафелар хезмәт күрсәтә. Изге Габдрахман коесы тирәсендә табын корып утыру мөмкинлеге бар. Казан елга портыннан көн саен метеорлар иртәнге 8.00 сәгатьтә Болгарга китә һәм музей-тыюлыкка 10.20 гә барып җитә. Метеор 15.40 минутта Казанга кузгала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading