16+

Татарстанлыларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартып карамаган

Ел саен ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

Ел саен ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

Федераль кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан идарәсе бу уңайдан халык арасында "Сез тәмәкене еш тартасызмы?" дигән сораштыру уздырган. Сораштыру идарәнең рәсми сайтында, шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә алып барылган. Респондентларга җиде төрле җавап тәкъдим ителгән. Җавапларга караганда, бу кешеләрнең күпчелеге тәмәке тартмаганы яки аны ташлаганы аңлашыла. Респондентларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартмаган, 19 проценты элек тарткан һәм аннан соң ташлаган, 5 проценты кайвакыт тарткалый, 4 проценты ташлыйсы килсә дә даими тәмәке тартып тора, 0,5 процент көнгә 1 кап тәмәке тарта һәм ташларга җыенмый, 5 процент 1 каптан күбрәк тәмәке тартса да ташларга хыяллана, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading