16+

Татарстанлылар цифрлы күнекмәләргә түләүсез өйрәнә алачак

15 октябрьдән Татарстан халкы цифрлы икътисад юнәлешләре буенча квалификацияне арттыруга шәхси цифрлы сертификатлар алачак.

15 октябрьдән Татарстан халкы цифрлы икътисад юнәлешләре буенча квалификацияне арттыруга шәхси цифрлы сертификатлар алачак.

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында хәбәр иттеләр. Гаризаны 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге, тәмамланган югары яисә урта һөнәри белемле һәр кеше цифровойсертификат.рф сайтында бирергә мөмкин. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә уку ноябрьдә башлана.

Шәхси цифрлы сертификатлар гражданнарга «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында бирелә. Проект узган елда башланды, биш пилот регион үзара 5 мең цифрлы сертификатны бүлгәч. Узган ел программа кысаларында 1 мең татарстанлы яңа цифрлы күнекмәләр үзләштерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading