16+

Татарстанлыларны виноград үстерергә өйрәтәчәкләр

Казанда 10 ноябрьдән Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан "Казанская лоза" виноградчылар клубы белән бергә оештырылган Яшь виноградчы мәктәбе эшли башлый.

Татарстанлыларны виноград үстерергә өйрәтәчәкләр

Казанда 10 ноябрьдән Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан "Казанская лоза" виноградчылар клубы белән бергә оештырылган Яшь виноградчы мәктәбе эшли башлый.

Укуларны үзенең 25 сотый бакча кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерүче Александр Зверев алып барачак, дип яза республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
 
 Безнең төбәк өчен гадәти булмаган бу культураны үстерү белән Александр Зверев 40 елга якын инде шөгыльләнә.Тәҗрибәле виноград үстерүченең 100 сорты да вакытында татлы һәм тәмле булып өлгерә, ә тәлгәштәге җимешләре 32 граммга кадәр җитә, һәркайсының тәме үзенчә уникаль - мускат, шалфей, җир җиләге тәмнәре килә.

  -Татлы булмаган виноград юк ул. Әгәр ул татлы түгел икән, моңа без үзебез гаепле, димәк, аны тиешенчә карамыйбыз. Моның бернинди сере юк. Виноградны үстерүгә җитди карарга кирәк, аның барлык үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм һәр агачларны даими кайгыртып торырга кирәк, - дип сөйли ул.

  Шуны әйтергә кирәк, даими кайгырту һәм хезмәт турында Александр Зверев тикмәгә генә әйтми, аның эше кышын да кайнап тора,язгыга яңа үсентеләр әзерлисе бар бит, бу да бик җитди эш.

 -Әгәр яшь сабак башта тамыр биреп, аннары аның яфраклары чыкса, бу агач нык була. Ә менә башта яфракка китсә, ул яшәмәячәк, - ди Александр Зверев, - ботактагы барлык туклыклы матдәләр яфракка китеп бара, ә тамырга инде көче калмый.

 Ботакны ничек тамырга җибәрерү үзе бер фән. Әмма  белгеч тәҗрибәсен һәм белемен укуларда һәркем белән уртаклашырга әзер.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге культура белән барлык кызыксынучыларны түбәндәге адрес буенча Яшь виноградчы мәктәбенә чакыра:Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 53 йорт. 

фото: agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading