16+

Татарстаннан Президент һәм Преображенск полкларына 20 егет җибәрелә

Россия Кораллы көчләрен быелгы язгы чакырылышта Татарстаннан 3200 ир-егет тулыландырачак. Президент һәм Преображенск полкларына 20 егет җибәрелә.

Россия Кораллы көчләрен быелгы язгы чакырылышта Татарстаннан 3200 ир-егет тулыландырачак. Президент һәм Преображенск полкларына 20 егет җибәрелә.

– Татарстаннан армиягә чакырылыш хезмәтендәге егетләр 7 майда Россия Президенты инаугурациясендә дә катнашты. Без якташларыбыз белән горурланабыз, алар – Россия армиясе йөзе һәм горурлыгы. Алар тарихи вакыйгаларга катнаштырыла. Президент полкында хезмәт итүче татарстанлылар саны быел 250гә җитәчәк, – дип әйтеп үтте Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин.

Язгы чакырылышта барлыгы 18 мең ир-егет комиссия уза. Пландагы 3200 кешедән 156сы хәрби частьләргә озатылган инде.

“Патриот” үзәгендәге очрашуда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйткәнчә, армиягә чакырылыштагыларның сәламәтлеге – әһәмиятле мәсьәлә.


– Егетләрнең кайберләре физик яктан әзерлекле түгел. Армиядә хезмәт авырлыгы андыйларга тискәре йогынты ясый. Шунлыктан, авыру билгеләрен алдан ук ачыклау мөһим, – ди Сәрия Сабурская.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading