16+

Татарстаннан салкын атмосфера фронты узачак

Бүген, 4 октябрьдә, Татарстан территориясендә суыта, бераз яңгыр көтелә.

Бүген, 4 октябрьдә, Татарстан территориясендә суыта, бераз яңгыр көтелә.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Температураның төшүе –  төнлә +3..+8 градус һәм көндез +10..+15 градус – салкын атмосфера фронты узуга бәйле. Бераз яңгыр көтелә, нигездә республиканың көнбатышында явачак.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан Республикасында атмосфера фронтлары йогынтысы саклана. Яңгыр яву ихтималы кала. Тәүлекнең төнге вакытында температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +8..+14 градуска кадәр җылына. Җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Шимбә көндез явым-төшем туктар, температура +11..+16 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading