16+

Татарстанның 17 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Эссе. Кайбер районнарда айлар буе бер тамчы да төшкәне юк.

Эссе. Кайбер районнарда айлар буе бер тамчы да төшкәне юк.

Республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә челләнең язгы бодай уңышына зыян китерүен искәрткән иде. 3 августтан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән, республиканың 17 районында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Корылык күзәтелгән җирдә аяныч нәтиҗәләрне булдырмау буенча эш алып барыла.

Атлас Галиәхмәтов, Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
– Корылык аркасында, көткән уңышны алып булмас инде, ахры. Былтыр гектарыннан 50 центнер бөртекле культура җыеп алсак, быел бу күрсәткеч – 40,2 центнер. Барлык уңыш 150 мең тонна булыр дип ниятлибез. Елына күрә начар түгел инде. Бернәрсә эшләп булмый бит. Яздан бирле яңгыр сорыйбыз. Күккә карыйбыз да, болыт күргән саен: «Безгә килеп явып кит», – дип тә ялварабыз. Соңгы ике көндә матур гына яңгыр явып узды әле, шөкер. Аның каравы коры көннәр кукуруз, чөгендер өчен әйбәт.

Аяз Шәфигуллин, Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
– Уҗым культуралары начар булмады безнең. Печәнне, сенажны да җитәрлек җыйдык. Ә менә язгы бөртекле культура уңышын мактанырлык дип әйтә алмыйм. Мөмкин булганның барысы да эшләнә.Мал-туары аз булган фермер хуҗалыкларына үзләренә кирәк булмаган саламнарын әрәм итмәскә, тураклатмаска куштык. Былтырдан калган запасларны барлыйбыз. Бөтен ышаныч – кукурузда. Урыны-урыны белән яуган яңгырлардан соң алар күтәрелеп китте. Уңыш сөендерер дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading