16+

Татарстанның алты предприятиесендә 65 проценттан артык хезмәткәр вакцина кадаткан

Татарстанның алты предприятиесендә коронавируслы инфекциядән вакцинация ясату 65 процентны узып киткән.

Татарстанның алты предприятиесендә коронавируслы инфекциядән вакцинация ясату 65 процентны узып киткән.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Мәсәлән, Selgros сәүдә үзәгенең 72% хезмәткәре, Казан электротехника заводының 68% ы, "Саклык банкы" бүлекләренең берсендә эшләүчеләрнең 86%ы, бер шәхси сак оешмасының 80%, КАМАЗның ике бүлекчәсе вакцина кадаткан. "Афәрин, алар үз хезмәткәрләрен якладылар. Коллектив иммунитет булдырыла", - дип аңлатты Авдонина. ТР баш санитария табибы урынбасары сүзләренә караганда, июльдә меңнән артык объект тикшерелгән, алар арасында 200гә якын кеше ковидка каршы чикләүләрне бозган. "Авыручылар саны буенча булган күрсәткечләр июнь аена караганда бер ярым тапкырга югарырак. Кагыйдә бозу еш кына битлек режимын үтәмәүгә, дезинфекцияләүгә һәм хезмәткәрләрдә температураны тикшерүгә кагыла, - дип йомгаклады ул.

Билгеле булганча, үзенең бер чыгышында Владимир Путин илдә вакцинацияләүне мәҗбүри куймаска, әмма бу юнәлештә активлыкны арттырырга киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading