16+

Татарстанның бер авылында Сабан туена сөлге җыйганнар

Башка авыллардан аермалы буларак, монда сөлгене гел апрель башында ук җыялар.

Татарстанның бер авылында Сабан туена сөлге җыйганнар

Башка авыллардан аермалы буларак, монда сөлгене гел апрель башында ук җыялар.

Чирмешән районының Әмир авылында Сабан туена бүләк җыйдылар. Быел армиягә китәргә яше җиткән егетләр икәү – Руслан Мәҗитов һәм Айрат Зыятдинов бүген игътибар үзәгендә. Агач колгага кызлар чиккән, хушбуй исе сеңгән кульяулыклар иң элек аларга бирелде. Егетләр өчен бәһасез бүләк!
– Егетләр алмаш-тилмәш күтәреп йөргән, инде шомарып беткән, яргалана ук башлаган егерме еллык колгага соңгы елда кавышкан – гаилә корган Ранис һәм Гөлинә Хафизовлар бүләк иткән чигүле сөлге эленде. Көн дәвамында аның янына дистәләп яулык, кульяулык бәйләделәр. Авыл кызлары, кайбер апалар да чиккән кульяулыклар белән бизәлгән, Әлфис Нургатин уйнап җилкендергән баянга да күпләрнең күзе төшкәндер.
– Бүләкләр күп булды, – ди Фаяз Нуретдинов. – Кечерәк кызлар, малайлар гына да, йорттан-йортка кереп, ун чиләк йомырка җыйдылар.
Сөлге җыю бәйрәменең ахыры кызык бит аның. Бергә җыелып, бүләкләр, колга янында күңел ачу – онытылмаслык вакыйга!
Быел авыл егетләре һәм кызлары Сабантуй мәйданында табын көйләгәннәр, шашлык, купаты кыздырганнар. Күрше Лашманнан да кунаклар килгән.
Кем әйтмешли, үзем булмадым, әмма анда катнашканнар “бик кызык утырдык”, диделәр.
Чыганак: nashcheremshan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading